• $73.370.01
  • 88.97-0.18
  • 56.00-0.08
  • за все время
  • сегодня
  • неделя
  • год
    Өчтелле 1
    на сайте 3 года 2 месяца
    место в рейтинге
    репутация
    0
    комментарии
    28
    • ​Талгат Таджуддин: «Никого нельзя насильно заставлять учить язык»

      (На русском смотрите ниже) Әгәр минем язганнарым Сезне шундый фикергә килергә мәҗбүр итте икән, бик кызганыч. Димәк мин бик оста язмаганмын - минем максатым ике халык арасына дошманлык салу түгел иде... Мин Русияне үземнең ватаным дип саныйм һәм аның киләчәге өчен борчылам. Һәм һәрвакыт татар телен саклау һәм үстерүнең, минемчә, тыныч юлларын гына искә алып килдем, чөнки халыклар арасындагы мөгалләмә бер бозылса, аны тиз генә төзәтеп булмый икәнен яхшы аңлыйм. Әмма шул ук вакытта минем Татарстанда, *шәхси зат буларак*, татарча гына сөйләшеп яшисем килә. Бу хәл апартеидка тәгәрәп төшми генә мөмкин булсын өчен, рус кешеләренең кимендә татарча аңлаулары кирәк (сөйләшмәсәләр дә). Апартеидка тәгәрисем минем бер дә килми, шуңа күрә тыныч юллар белән бер-беребезнең әйткәннәрен аңлауга ирешү юллары турында уйлыйм һәм язам. Если написанное мной натолкнуло Вас на эту мысль, мне жаль. Значит не сумел выразить свою мысль правильно - я ни в коей мере не хотел сеять вражду между двумя народами. Своей родиной я считаю Россию и переживаю за ее будущее. И всегда упоминал, на мой взгляд, только мирные способы сохранения и развития татарского языка, так как хорошо понимаю - один раз утратив мир и согласие между народами, их сложно восстановить. В то же время я хочу жить в Татарстане, *в качестве частного лица* говоря только по-татарски. Чтобы такое было возможно без скатывания к апартеиду, необходимо, чтобы русские хотя бы понимали татарскую речь (пускай даже не говоря на нем). В апартеид я не хочу, поэтому и размышляю и пишу о том, как мы можем достичь положения дел, когда мы будем понимать речь друг друга.
    • ​Талгат Таджуддин: «Никого нельзя насильно заставлять учить язык»

      Сез ике-өч буын эчендә күпчелекне тәшкил итү хакындамы? :) Вы о становлении большинством через два-три поколения? :)
    • ​Талгат Таджуддин: «Никого нельзя насильно заставлять учить язык»

      (На русском смотрите ниже) Бу өч телдән тыш, мин үзем гарәпчә һәм төрекчә өйрәнергә җыенам. Беренчесен - Корьән теле булганга, икенчесен - күпчелек төркиләрнең теле булганга (безнең көннәрдә, һәрхәлдә). Әмма һәркем күңеленә хуш килгән һәм үзенә кирәкле телне сайлый инде... Аннан, бөтен татар кешесе дә мөселман түгел. Керәшен татарларына гарәп теле бик кызыклы түгелдер. Тагын бер Аурупа телен белү дә бик файдалы була ала - Аурупа илендәге вузда белем аласыгыз килә икән, алман я француз я башка бер Аурупа иленең телен камил белү ул илдә уку өчен стипендия алу мөмкинлекләрен ныкъ арттыра. Әмма Русиядә яшәүче татар кешесенә татар, рус һәм инглиз телләренең кирәклеге минемчә бәхәссез. Кроме этих трех языков, я собираюсь учить арабский и турецкий. Первый потому, что это язык Корана. Второй как язык большинства тюркоязычных народов (на данный момент, по крайней мере). Но, конечно, каждый выбирает язык, который ему нужен и по душе... Кроме того, не все татары мусульмане. Кряшенам наверное арабский менее интересен. Знание еще одного европейского языка может оказаться очень полезным - если Вас интересует учеба в европейском вузе, знание немецкого, французского или другого европейского языка сильно увеличивает Ваши шансы получить стипендию для обучения в соответствующей стране. Но то, что знание татарского, русского и английского татарам, живущим в России, необходимо - это у меня не вызывает сомнений.
    • ​Талгат Таджуддин: «Никого нельзя насильно заставлять учить язык»

      Мәктәптә татар телен укыйсылары килми икән урысларның, укымасыннар. Укыйсылары килә башласын өчен мәктәптә мәҗбүр итүдән башка үзгә ысуллар да күп - кабында татарча язылган тауарларны алмау, татарча сөйләшмәгән кибетләргә йөрмәү (милләттәшләргә матди ярдәм дә!) һ.б. Кабатланасым килми, теләсәгез, мин элегрәк язган комментарийларны укый аласыз. Ә әлегә, минем уйлавымча, безгә кимендә өч телне камил белү кирәк - татарча, русча һәм инглизчәне. Дини күзлектән караганда да: рус теле Русиядә ул күпчелек теле. Күпчелек теле булгач, аны да өйрәнергә туры килә инде. Әмма моны да тыныч юл белән үзгәртү ысулы бар - ул да булса, ишле гаиләләр кору. Элекке заманнардагы кебек, гаиләләребездә 4-5 бала үстерсәк, ике-өч буын вакыт эчендә татарлар Русиядә күпчелекне тәшкил итәчәк. Аннан инде күпчелек теле буларак татар телен дәүләт теле итү дә кыен түгел. Менә шундый фикерләр. Ну что же, раз не хотят русские в школе изучать татарский, пусть не изучают. Есть масса других способов создать ситуацию, чтобы у них такое желание появилось - бойкотировать товары, на упаковке которых нет информации на татарском, не ходить в магазины, в которых Вас не обслуживают на татарском и т.п. Не хочу повторяться, при желании можете прочитать предыдущие мои комментарии. А пока, на мой взгляд, нам нужно стараться в совершенстве владеть по крайней мере тремя языками - татарским, русским и английским. И с религиозной точки зрения - русский является языком большинства в России, приходится учить и его. Но существует способ мирно изменить ситуацию и в этой плоскости - а именно создавать большие семьи. Если, как в прежние времена, в каждой татарской семье будет по 4-5 детей, через два-три поколения татары будут составлять большинство в России. А там можно будет и татарский сделать государственным языком в России. Вот такие мысли.
    • Рустам Минниханов: «Если мы сами не говорим по-татарски, этот язык никому не нужен»

      (На русском см. ниже) Мин Сезне дә, улыгызны да аңлыйм. Әмма бу әшнәчелек бәласе ул Мәскәүдәге дәүләт оешмаларында да күп бугай инде. Мәскәүнең Казаннан аермасы -- беренчесендә шәхси ширкәтләрнең (шул исәптән чит илләрдән) шактый күбрәк булуында. Шәхси ширкәтләрдә барыбер сәләткә һәм эшкә яраклылыкка карап эшкә алалар, фамилиягә карап түгел. Я понимаю и Вас, и решение Вашего сына. Но, по-моему, такая же проблема кумовства широко распространена и в Московских госучреждениях. Разница Москвы от Казани в том, что в первом значительно больше частных компаний (в том числе зарубежных), в которых все же берут (или не берут) на работу в зависимости от способностей, а не фамилии.
    • Рустам Минниханов: «Если мы сами не говорим по-татарски, этот язык никому не нужен»

      (На русском см. ниже) БО русча булганга, мин гадәттә ике телдә дә язам. Ребус чишәргә яратучылар өчен шунда ук җавабы да бар ягъни, гәҗитнең шушы ук номерында. Аны ашыгып укып җибәрмәскә генә кирәк ;) Так как БО издается на русском, я обычно пишу на обоих языках. То есть для любителей ребусов ответ прямо рядом, в этом же номере газеты. Главное в спешке не прочитать его ;)
    • ​ГИБДД изучает видео с ребенком за рулем Gelandewagen на МКАД

      ГИБДД, не забудьте поставить "лайк" и подписаться!
    • Минниханов: «Если мы сами не говорим по-татарски, этот язык никому не нужен»

      "Так и нет желания. Даже у татар". Сез ялгышасыз. Вы ошибаетесь.
    • Минниханов: «Если мы сами не говорим по-татарски, этот язык никому не нужен»

      Без, Русиядә яшәүче татарларга, минем уйлавымча, кимендә татарча, һәм русча, һәм инглизчә камил белү кирәк. Әмма Татарстанда шул өч телнең берсен генә белүче (абстракт) кешегә дә кыенлыкларсыз яшәү өчен бөтен шартлар да булырга тиеш. Бу республикага иң шәп белгечләр килсен өчен кирәк. Нам, татарам, живущим в России, на мой взгляд, необходимо в совершенстве владеть по крайней мере татарским, русским, и английским. Но в Татарстане должны быть созданы все условия, чтобы (абстрактный) человек, владеющий лишь одним из трех вышеперечисленных языков, мог без стеснений жить в нашей республике. Это необходимо для того, чтобы в республику прибывали лучшие специалисты.
    • Минниханов: «Если мы сами не говорим по-татарски, этот язык никому не нужен»

      (На русском смотрите ниже) Якын кешеләрегез белән татарча сөйләшүдән башлагыз! Менә сезгә беренче ситуация. Прежде всего, начните со своими близкими разговаривать на татарском! Вот вам первая ситуация.
    • Минниханов: «Если мы сами не говорим по-татарски, этот язык никому не нужен»

      Французлар французча сөйләшә, испаннар испанча, каталоннар каталонча, урыслар урысча, татарлар татарча. Шуның белән шул. Татар кешесенең татарча сөйләшәсе килә икән, ул татарча сөйләшәчәк. Татарстандагы дәүләт оешмалары әйткән һәм язган һәр сүз дә исә ике телдә дә булырга тиеш (менә монда минем безнең президентка һәм, гомумән, хакимияткә, шактый дәгъваларым бар). Мин дәүләт оешмаларының минем белән татарча сөйләшүләрен таләп итә алам һәм таләп итәм дә. Әбиме мин, бабаймы, урысча беләмме, юкмы -- бусы бернинди роль дә уйнамый бу очракта. Ә шәхси оешмаларның (кибетләр, эшмәкәрләр һ.б.ш.) минем белән татарча сөйләшәселәре килми икән, мин аларны урап узачакмын. Французы говорят по-французски, испанцы по-испански, каталонцы по-каталански, русские по-русски, татары по-татарски. Вот и все. Если татарин или татарка хотят говорить по-татарски, они будут говорить по-татарски. А что касается госучреждений, то каждое слово, сказанное или написанное ими, должно быть продублировано на обоих языках (по этой части у меня довольно много претензий как к президенту, так и к властям в целом). Я имею право требовать и труебую, чтобы госучреждения разговораивали со мной на татарском. Бабушка ли я, дедушка ли, владею ли я русским, или не владею -- в данном случае это не играет абсолютно никакой роли. А что касается частных организаций (магазины, предприниматели и т.п.) -- те из низ, которые не хотят говорить со мной по-татарски, я буду обходить стороной.
    • Ольга Васильева о «языковом кризисе»: «Я не буду отвечать. И не потому, что не хочу...»

      Икесе дә кирәк — өйдә (һәм башка татарлар белән) татарча сөйләшү дә, Сез санап киткән әйберләрне эшләү дә. И то, и другое необходимо делать — и разговаривать на татарском дома (и с другими татарами), и заниматься тем, что Вы перечислили.
    • Ольга Васильева о «языковом кризисе»: «Я не буду отвечать. И не потому, что не хочу...»

      (Перевод на русском смотрите ниже) Диссертация язганда файдаланылган/цитаталанган әдәбият башка телдә дә була ала. Диссертация язганда диссертация телендәге материалларны гына кулланырга ярый дигән кагыйдә юк бит... Литература, использованная при написании диссертации или цитированная в ней может быть и на других языках. Ведь нет такого правила, что нужно использовать только материалы, написанные на языке диссертации...
    • Олег Морозов: «То, что договор не был продлен, не взрывает Российскую Федерацию»

      (Версия на русском ниже) Ул очракта, татар мәктәбен тәмамлаучылар өчен рус теленнән аерым бер имтихан таләп итүчеләргә аерым имтихан түгел (бу ирешерлек максат түгел дип уйлыйм), ә вузга алу процедурасында ташламалар таләп итү (рус теленә бәйле мәсьәләдә) максатка ярашлырак булыр иде минемчә, гәрчә шәхсән мин, берничә сәбәптән, андый ташламаларга каршы булсам да. В таком случае, я думаю, что людям, требующим специальный экзамен по русскому языку для выпускников татарских школ, целесообразней было бы требовать не специальный экзамен (кажется мне недостижимой целью), а послаблений в процедуре приема в вуз (по части требований к русскому языку), хотя лично я против таких послаблений по ряду причин.
    • Олег Морозов: «То, что договор не был продлен, не взрывает Российскую Федерацию»

      Тәрҗемә ителгән имтихан формаларының, параллель рәвештә, ике- я күптелле (рус + башка тел я телләр) булуын теләвем исә тәрҗемәчеләр хата җибәреп, имтихан бирүче балага зыян сала алмасыннар өчен. Что касается моего желания видеть переведенные экзаменационные материалы параллельно сразу на двух или больше языках (на русском + на других) — это для того, чтобы переводчики не могли напортачить и ставить детей, сдающих экзамен, в невыгодное положение.